Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казаннан Анастасия Якимова: «Кыш бабайга ышанмадым, ләкин бүләк сорап хатлар яздым»

Анастасия, Казанда ИТ-оешмада эшли, 2023 елда “Кряшен чибяре” конкурсы конкурсанты.

– Минемчә, Аждаһа елында туганнар – һәр эшне булдыра торган көчле кешеләр. Үземнән чыгып әйтәм, алар гел игътибар үзәгендә булырга яраталар. Киң күңеллелек, җаваплылык сыйфатларын да әйтми калдырып булмый. Һәр мизгелнең кадерен белеп яшиләр. Якыннарының төп яклаучысы, ышанычы да алар. Тискәре сыйфатлары дип, үзсүзлелекне атар идем.

Тормышымда характерымның “аждаһа”ныкы булуы күп уңышларга китерә. Мин мәктәпне кызыл медальгә бетердем. Быел әниемне туган көнендә Санкт-Петербург шәһәренә алып бардым.

Һәр ел алдыннан үземә максатлар куям. Бу техника “фрирайтинг” дип атала. Ел беткәч йомгаклар ясау, киләсе елга яңа максатлар кую бик файдалы дип саныйм. Ләкин кагыйдәсен онытмаска кирәк: барысы да кәгазьдә язылырга тиеш.

Киләсе ел уңышларга бай булыр, тагын да акыллырак, баерак булырбыз дип өметләнәм.

Бала чагымда булган бер Яңа ел истәлеген сөйләп үтәсем килә. Кыш бабай барлыгына беркайчан да ышанмадым. Ә бүләкләр сорап хатлар яздыра идем. Балалар бакчасында йөргән чагымда  әтием – Кыш бабай, әнием Кар кызы булып уйнадылар. Әтием Кыш бабай киеменнән булса да, туфлиен күреп, танып алдым. Бөтен балаларны шаккатырып кычкырдым: “Ышанмагыз, Кыш бабай юк ул, бу – минем әти” дип.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев