Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда В.Т. Тимофеевның 185 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция булачак

Конференция Татарстан мәдәният министрлыгы, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, Казан шәһәренең керәшен приходы тарафыннан оештырыла.

7 декабрьдә иртәнге сәгать 10да Казан шәһәренең Я.Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәгендә, Татарстандагы туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, “Мәгариф системасында туган тел: педагог, мәгърифәтче В.Т.Тимофеевның тууына – 185 ел” дигән темага фәнни-гамәли конференция уздырыла.

Аны оештыруның максаты – керәшеннәрнең культурасы һәм традицияләре сакланышы мисалында, Татарстанда яшәүче халыкларның кабатланмас этник мәдәниятләрен, сүз һәм сөйләм байлыклары үзенчәлекләрен саклауга ярдәм итү.

Конференция Татарстан мәдәният министрлыгы, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, Казан шәһәренең керәшен приходы тарафыннан оештырыла.

Анда галимнәр, туган төбәкне өйрәнүчеләр, югары уку йортлары һәм мәктәп укытучылары, студентлар, мәгариф системасы хезмәткәрләре һәм башкалар катнашачак. Алар педагог, священник Василий Тимофеевның тормыш һәм хезмәт юлы; революциягә кадәр керәшеннәрдә башлангыч белем бирүнең торышы; үзәк керәшен-татар мәктәбе, керәшен семинариясе, керәшен курслары, керәшен педагогика техникумы һәм керәшен приходларындагы атнакөн мәктәпләре эшчәнлеге белән таныша алачаклар.

Шулай ук, конференциядә хәзерге вакытта зур әһәмияткә ия булган хәлиткеч мәсьәләләр күтәреләчәк. Аерым алганда, мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында сүз байлыгын үз эченә алган лингвокультураны өйрәтүгә игътибар юнәлдерү; мәктәп укучыларының социаль, рухи үсешенә ирешеп, аларны һәрьяклы камил шәхесләр итеп тәрбияләү өчен мәгариф системасына этник культура компонентын кертү; дәресләрдән буш вакытларда балаларга этник мәдәни тәрбия бирүне оештыру буенча мастер-класслар уздыру һәм башка мөһим проблемалар каралачак.

Бу көнне Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә картиналар күргәзмәсен карарга, шулай ук, үзәктәге китапханәдә керәшеннәрнең тарихына һәм мәдәниятенә багышланган китаплар белән танышырга мөмкин булачак.

Конференция Худяков урамындагы 11нче йортта урнашкан керәшен мәдәният үзәгендә була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев