Казан мәктәбендә фаҗигадә зыян күргән 3 олы кеше һәм 5 бала Мәскәүгә күчереләчәк
Хәзерге вакытта табиблар консилиумы әле төгәлләнмәгән.
Казанның 175 нче мәктәбендә фаҗига вакытында зыян күргән 3 олы кеше һәм 5 бала Мәскәүгә күчерләчәк. Бүген «Татар-информ» агентлыгында зыян күрүчеләргә ярдәм итүгә багышланган матбугат конференциясендә шул хакта билгеле булды.
«Кичәге атышта зыян күргән 3 олы кеше һәм 5 бала Мәскәүгә күчереләчәк. Бу якынча мәгълүмат кына. Табиблар киңәшмәсе әле һаман да төгәлләнмәгән», — дип белдерде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
Кичә Казан шәһәренең 175 нче мәктәбендә атыш вакытында 9 кеше һәлак булды. Хәзерге вакытта хастаханәдә 23 кеше дәвалана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев