Тәмле кабак бөккәне рецепты
Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылыннан Валентина Ефимова кабак бөккәне рецепты белән бүлеште. Сез дә пешереп карагыз!
Эчлеге
500 гр. кабакны турыйбыз, 1 стакан дөге пешерәбез, 1-2 уртача зурлыктагы кишерне угычтан уып, сыек майда йомшартып алабыз хэм 2 тырнак сарымсакны угычтан уып кишергә кушабыз. Туралган кабакка дөге белән кишерне кушабыз. Шунда тоз һәм шикәр салып болгатабыз. Эчлек әзер.
Камыр
Камырны ясау өчен 0,5 л. каймак, 3-4 аш кашыгы сыек май, тәменчэ тоз, песок, әз генә сода алына.
Нет комментариев