Казаклар Чаллысы авылында Советлар Союзы героен искә алдылар
Хәбәрләр

Казаклар Чаллысы авылында Советлар Союзы героен искә алдылар

9 декабрьдә илебездә Ватан Геройлары көне билгеләнеп үтелә

Керәшеннәрнең дә Ватан алдында күп батырлыклар күрсәтеп, исемнәре тарих битләренә язылган Геройлары күп. Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылы халкы да үз батырын искә алды. Ул – Советлар Союзы герое, гвардия майоры - Валентин Куприянович Иванов.
Бу көнне авыл балалары Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатлар хөрмәтенә төзелгән мемориаль комплекс янына килде. Алар Валентин Иванов исеменә куелган бюст алдына венок салдылар. Укучылар авылның күренекле кешеләренең батырлыклары, ил геройлары, бәйрәм тарихы белән якыннан таныштылар.


Нет комментариев