Карендәшләребезнең чираттагы уңышы
Хәбәрләр

Карендәшләребезнең чираттагы уңышы

«Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесендә катнашып, Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Карендәшләребез, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе «Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе оештырган «Татар сүзе» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесендә катнашканнар. Туган телебезнең кадерен белеп, әдәби мирасны саклауда өлеш керткән өчен Бирдебәк авылы клубы җитәкчесе Евдокия Толстова, «Тәңкәләр» фольклор коллективы члены Валентин Иванов, Татарстан Республикасы язучылар берлеге рәисе, жюри рәисе Ркаил Зайдулла тарафыннан Рәхмәт Хаты белән бүләкләнделәр.


Нет комментариев