Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшләребез тәмле пирог пешерү серләре белән бүлештеләр

23 январь бөтендөнья пирог һәм үлән чәе көне бәйрәм ителә.

Карендәшләребез бу бәйрәм турында ишеткәне бармы, алар нинди пироглар пешерә, үлән чәйләре әзерлиме? Шушы хакта белештек.

Бакалы районының Умер авылы клубында методист булып эшләүче Ирина Маркова болай диде:

— Белеп бетерерсең, хәзер бәйрәмнәрне! Шундый бәйрәм дә бар мени?

Үлән чәйләре файдалы инде, әлбәттә. Юкə чəчəге йөткергəннəн, организмнан начар матдəлəрне чыгарырга булыша. Тынычландыра. Ромашка иммунитетны ныгыта, салкын тигəндə, эч авыртканда кулланыла һәм тынычландыра.

Без бәрәңге пирогын бик яратып пешерәбез, мамадан калган рецепты буенча, менә әле күптән түгел генә мама бу дөньядан китте. Оныклары гел искә алалар, «пирог, как у бабушки ни у кого не получается», диләр. Берәңге белән сызык, суган турап эчен шулай әзерлибез инде. Алма, кәбестә, шомырт пирогларын да бик теләп пешерәбез..

Мөслимнән Роза Маракина:

«Пирог көне бар икәнен белмәдем. Үлән чәйләре эчәргә яратам, ләкин җыйганым юк. Соңгы араларда кабактан „пирог 3 стакана“ ясап дусларга, хезмәттәшләргә алып бардым», — диде һәм пирогның рецептын язды:


Ингредиентлар
Камырга:
Он - 1 стакан (175 г)
Манный ярмасы - 1 стакан (175 г)
Шикәр комы - 1 стакан (200 г)
Тоз - бер чеметем
Акмай - 200 г
Эчлеккә:
Кабак - 800 г
Лимон - 1 шт
Шикәр комы - 100 г.

Биектау районында яшәүче карендәшебез Нина Хасанова:

«Пирог көне икәнлеген белгәч, кәбестә бөккәннәре пешердем. Үләннәрне дә җитәрлек җыеп калам. Карлыган, бөтнек яфраклары салып чәй эчәргә яратам» — дип язды безгә.

Ә сезнең, карендәшләр ишеткәнегез бар идеме мондый бәйрәм булганын? Сез нинди үләннәр җыясыз, нинди пироглар пешерәсез, языгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев