Карендәшләребез «Көзге авыл» марафонына кушылды
Сарман районының Түбән Чыршылы һәм Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылларыннан матур көзге фотолар җибәрделәр.
«Туганайлар» газетасы редакциясе иң мул ел фасылына багышлап, керәшен авыллары арасында марафон башлап җибәргән иде. Татарстанның төрле районнарыннан көзге фотолар алабыз.
Сарман районы Түбән Чыршылы авылыннан Роза Маракина да редакциябезгә матур фотолар юллады.
«Түбән Чыршылыда әтием яши ( әби-бабай нигезендә). Ялларга кайткач, матур октябрь көннәрен фотога төшердем. Сезгә марафонга җибәрим әле. Күрегез, хозурланыгыз», – дип язды ул.
Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылыннан да фотолар алдык.
«Табигатьнең алтын көзе. Авылым бик матур һәм төзек», – дип язды Хуҗа Хәсән авылы ветераннар советы рәисе Ольга Боярина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев