Карендәшебезнең оныгы Алима - һәрьяктан талантлы бала
Карендәшебез Лариса Әхмәтшинаның оныгы Алима оста курайчы, йөзү, теннис белән шөгыльләнә
Алима Казан шәһәренең «Адымнар» мәктәбендә 4нче класста укый. Ул алты яшеннән «Әллүки» курай студиясенә йөри. Кыска гына вакыт эчендә күпсанлы конкурс-фестивальләрдә катнашып, җиңүче, лауреат булырга да өлгергән. Татарстанда гына түгел, Мәскәүдә Россия көненә багышланган зур концертта да чыгыш ясаган.
«Нәселебездә иҗат кешеләре шактый: Михаил бабай (әнинең әтисе) оста гармунчы булган, әнием мандалинада уйный, иремнең әтисе да оста баянчы. Бәлки, кызыбызның иҗатка тартылуы да шуның белән бәйледер. Бер концертта оста курайчыны күрдек тә, Алима үзен курайга бирүен сорады. Беренче дәрестән үк курай серләренә төшенде, бик тиз уйнарга өйрәнде. Түгәрәккә йөри генә башлауга, «Туган тел» телевидениясенең концертында катнашты», – дип сөйләде Алиманың әнисе Алиса Әхмәтшина.
Шулай ук, Казандагы концертта керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле белән дә катнашкан, алар бергә керәшен көе «Безнең ил»не уйнаганнар.
Алима курайда гына уйнамый, ул әле оста йөзүче дә. 5 елдан артык шөгыльләнә, бу юнәлештә дә ул гел җиңүчеләр рәтендә. Әле өстәвенә, үзе теләп, тенниска да йөри башлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев