Республика шәһәрләреннән килгән рәссамнар Чирмешән районы тарихын картиналарга күчерде.
Ун көн дәвамында Чирмешән районында 24 рәссам эшләде, осталар үз картиналарында район тарихын яздылар. Аларның һәрберсе үзләренең иң уңышлы эшләрен районга бүләк итеп калдырды.
-Бу безнең 50нче юбилей пленэры. Чирмешәндә безне бик җылы кабул иттеләр, район җитәкчелегенә һәм кунакчыл халкына зур рәхмәт. Пленэр вакытында төбәкнең бөтен гүзәллеген җиткерергә, районда яшәүче кешеләрнең матурлыгын күрсәтергә тырыштык, – диде ТР Рәссамнар берлеге рәисе урынбасары Мөдәррис Минһаҗев.
Плэнерда рәссам Виктор Селиверстов та катнашты. Аның "Чирмешән аргамагы" дип исемләнгән картинасы Чирмешән районы җитәкчесе Рамил Айбатовка бүләк ителде.

Нет комментариев