Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез Тамара Минова «Мин татарча сөйләшәм!» төркеме бәйгесендә җиңгән

26 апрель көнне «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясарга теләүчеләр өчен, ВКонтакте социаль челтәрендә, яңа җанлы музыка бәйгесе оештырылган иде.

Катнашучылар үзләре иҗат иткән җырны уен коралларына, минуска яки а-капелла башкарып, видеога төшерергә тиеш булганнар. Әлеге бәйгедә үз көчләреңне сынап карар өчен, видеоны интернетка урнаштырырга һәм гариза тутырырга кушыла. Бәйге кагыйдәләре буенча, бер җиңүчене халык, икенчесен — оештыручылар сайлый. 

Үзләренең иҗат иткән җырлары белән уртаклашкан кешеләр арасында безнең яшь карендәшебез —  Яр Чаллы кызы Тамара Минова да бар иде. Ул да, кагыйдәләргә буйсынып, үзе иҗат иткән «Бу тормышта» җырын башкарган. Тамара әйтүенчә, әлеге җырны ул үзенең сөйгән ярына багышлаган. 

— Татарча җырларны мин инде 3 елдан артык язам. Бәйгедә катнашкан җырым ноябрьдә «туды». Дөресен генә әйткәндә, конкурс турында ялгыш кына, дус кызымнан ишеттем, аның бу бәйгедә инде катнашканы булган. 10 катнашучы арасыннан нәкъ менә минем өчен тавыш биргән барлык кешеләрнең дә җиңүе бу. Якыннарым, танышларым мине хупламаса, җиңүгә ирешә алмас идем, — дип сөйләде Тамара. 

Тамара үз чыгышын Gauga һәм qaynar төркемнәре белән бергә әзерлиячәк һәм  26 апрель көнне «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясаячак. 

Игорь Заломский фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев