Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез Галина Герасимова «Мактаулы остаз» исеменә лаек булды

Мамадыш районының Җөри авылы мәктәбендә 36 ел химия һәм биология укытучысы булып эшләгән укытучы карендәшебезнең эшен югары бәяләгәннәр.

Галина Петровна 1988 елда Казан Дәүләт педагогия институтын тәмамлап, Җөри урта мәктәбенә укытырга кайта. Инде менә 36 ел дәвамында, ул химия һәм биология фәннәрен укыта. 

 – Укытучы булу – балачак хыялым иде. Үземә белем биргән укытучыларым кебек булырга булырга омтылдым мин. Укытучы булу өчен бик күп сынаулар утәргә hәм балаларны яратырга кирәк. Химия hәм биология фәннәренә кызыксынуны минем яраткан укытучым Марзия апа уятты. Аның дәресләре бик күңелле үтә иде, – дип сөйләде Галина Петровна.

Үз фәненә кызыксыну уяту өчен, укытучыга бик нык тырышырга кирәк. Галина Петровна да дәресләрен төрле уеннар, лаборатор hәм практик эшләр, проектлар әзерләү юлы белән үткәрергә тырыша. Укучыларда үзенең фәненә карата кызыксыну уята алган ул, чөнки күп укчылары химия-биология фәннәре белән бәйле hөнәр сайлаганнар. Алар арасында врачлар, теш табиблары, шәфкать туташлары, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы агроном hәм ветеринарлар да күп.

 – ЕГЭ нәтиҗәләренә килгәндә 2022-2023 уку елында химиядән 93 балл, ә биологиядэн 76 балл җыеп, үзләре теләгән уку йортларында белем алуларын дәвам итәләр укучыларым. Алдагы елларда биологиядэн ОГЭны да югары билгеләргә тапшырдылар.Шунысы кызганыч, соңгы елларда авыл мәктәпләрендә укучылар кими бара. Алга таба үзгәрешләр булып, авыл мәктәпләрендә балаларның саны артсын иде, дигән теләктә калам. Мәктәпләр балалар тавышыннан тынмасын иде, безнең бөтен дөньяга дан тоткан Питрау бәйрәме үткәрелә торган Җөри мәктәбе ябылмасын иде. Чөнки шушы мәктәп коллективы безнең керәшен йола-гадәтләрен киләчәк буынга өйрәтә hәм саклый, – дип, фикерләре белән уртаклашты Галина Герасимова. 

Галина Петровананың эше нәтиҗәсе укучыларының төрле конкурсларда, олимпиадаларда, конференцияләрдә катнашып, урыннар алуларында күренә. Карендәш укытучыбызның тырышып хезмәт итүен югары бәяләп, Татарстанның Мәгариф hәм фән министрлыгы «Мактаулы остаз» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләде аны.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев