Карендәшебез боз астына төшеп киткән баланы коткарган
Әлмәт автомобиль юллары идарәсе хезмәткәре Руслан Сабаев 8 яшьлек мәктәп укучысын бозлы судан тартып чыгарган.
Әлмәттә бала чак кына үлми кала. Башлангыч сыйныф укучысы шәһәр күлендә боз астына төшеп китә. Аңа ярдәмгә Руслан Сабаев килә. Ир-атның игътибарлылыгы һәм тиз реакциясе аркасында бала исән һәм сәламәт кала.
– Бармаклары белән бозга тотынып, судан башы гына чыгып тора иде. Тавышы да чыкмады, селкенми дә иде ул. Йөгереп килдем дә, рюкзагыннан тартып чыгардым, – дип әйтә Руслан Григорьевич.
Коткаручы тартып чыгарганчы, бала суда инде 3 минут торган була. Малайның әнисе коткаручыга рәхмәт сүзләре җиткергән, гаиләләренең "фәрештәсе" дип әйткән ул Руслан Сабаевка.
Фото Әлмәт таңнары сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев