Бу шигырь Россия Герое исеменә лаек булган Питрәч егете, карендәшебез майор Иван Додосовка багышлана.
Геройлар сакта!
Майор, командир Додосов –
Россия Герое!
Туган җирнең горурлыгы –
Ул бит Питрәч малае.
Күкрәгендә алтын медаль –
Олуг бүләге.
Бу егетләр – ышанычлы,
Илнең терәге.
Менә шундый батыр егет –
Безнең төбәктә.
Батырлыгы – яшь буынга
Үрнәк, терәк тә.
Алексей һәм Татьянаның
Ул – газиз улы.
Карендәшнең медаль белән
Күкрәге тулы.
Россиягә дошман кермәс,
Егетләр сакта!
Ышанычлы командирлар,
Геройлар сафта.
Нет комментариев