Карендәшебез Александр Утяганов  шахмат уеннарында җиңде
Хәбәрләр

Карендәшебез Александр Утяганов шахмат уеннарында җиңде

17 - 18 майда Мамадышта XXI авыл уеннары спартакиадасы кысаларында шахмат ярышлары республика беренчелеге үтте. Анда зәйлеләр оста шахматчылар булуларын күрсәтте.

Әлеге ярышларда авыл җирлекләрендә яшәүче, спортка хирыслар катнаша.

Шахмат уеннарында исә Зәй командасына тиңнәр булмады. Ир-егетләр арасында шәхси беренчелектә Александр Утяганов беренче урын алды. 

Заинск-информ

 


Нет комментариев