Авылның төп байлыгы – ул аның тырыш, уңган, эчкерсез кешеләре.
Һәр төбәктә авыл өчен җан атып торган, авылда калып, гомерләрен кече ватаннарын үстерүгә, халыкка хезмәт итүгә багышлаган, үзләренең тырыш, намуслы хезмәтләре белән башкалар өчен үрнәк булып торган уңган, булган, тырыш кешеләре бар.
“Безнең авыл активистлары һәрвакыт үрнәк итеп кууярлык. Бигрәк тә яшь буынга! Алар – махсус хәрби операция башланганнан бирле читтә калмаган кешеләр. Маскировка челтәрләре үтүдә, өйдә камыр ризыклары ясауда, окоп шәмнәре ясауда ярдәм иткәннәр. Без аларга баш иеп рәхмәт әйтәбез. Һәркемгә саулык, тыныч күк йөзе телибез!”,– дип яздылар Әлмәт районының Кәләй авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Фото Кәләй авылы мәдәният йортыннан.
Нет комментариев