Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кадер авылында җирлек башкарма комитеты өчен яңа бина төзелде

Зәй районының Кадер авылында җирлек башкарма комитеты яңа бинасы төзү өчен 8,5 млн сум тотылган.

Татарстанда авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча республика программасы эшләп килә. Зәй районында шушы программа буенча инде Аксар авыл җирлегендә яңа бина төзелгән иде, бу көннәрдә Кадер авыл җирлегендә дә яңа бина ачылды һәм эшен башлап җибәрде.

—  Инде бик озак вакыт авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре мәдәният йортындагы бер бүлмәдә эшли иде. Ә инде хәзер яңа бинадагы иркен кабинетларда авыл халкын мөрәҗәгатьләре буенча кабул итү мөмкинлеге тудырылды. Ышандырып әйтә алам, башкарма комитет бинасы халыкка лаеклы хезмәт итәчәк — ул авылда беренче чираттагы бурычларны хәл итү өчен гражданнар белән аралашу һәм очрашулар үзәге булачак. Ул барлык заманча таләпләргә җавап бирә, — дип әйтте Кадер авыл җирлеге башлыгы Людмила Барсукова.
Тантанада катнашкан район башлыгы Разиф Кәримов һәм Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов халыкка мөрәҗәгать итеп, актив яшәү рәвеше алып барырга чакырдылар һәм яңа бина актив эшчәнлек өчен киңәш алу,  ярдәм итү йорты булачагын әйттеләр.

Килгән кунакларны ипи-тоз һәм матур җырлар белән каршы алдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев