Юмор остасы Юрий Павлов: «Кызганыч, кеше тәнкыйтьтән курка»
Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты Юрий Павлов белән интервьюдан өзек.
— Балачагыгызны искә алыйк әле.
— Киров шәһәрендә туганмын. Әти-әнием шунда эшләгәннәр. 5 яшемдә әтинең туган ягына — Балтач районының Субаш авылына күченеп кайтканбыз. 9 класска кадәр шунда яшәдек. Руслар арасында үскәнгә, 7 яшькә хәтле татарча бер сүз белмәгәнмен. Авылга күченеп китүгә, рус телен онытып бетердем. Әнием Кариледән татар кызы. Мин ике якның да йолаларын хөрмәт итәм, шулай да дингә бик бирелеп китмәгәнмен әлегә. Театр тормшында шунсыз булмыйдыр да ул. Дингә керсәң, сәхнәдә уйнап йөреп булмый.
— Ничек артист булып киттегез?
— Мәктәптә укыганда ук, төрле чараларда катнашуым, бигрәк тә шигърият, әдәбиятны яратуым да этәргәндер. Әниемнең дә иҗат кешесе булуы, китапханәче, хореограф булып әшләве дә, шушы юнәлешне сайлавыма зур өлеш керткәндер. Әтидә дә табигатьтән бирелгән артистлык сәләтләре бар, биюгә оста.
— Артист булмасагыз, кем булып эшләр идегез?
— Әтием — балта остасы, әнием дә барлык кул эшләрен белә. Мин дә буш вакытларымда агач кисү белән шөгыльләнәм. Ул миңа рәхәтлек бирә, дөнья проблемаларын бераз оныттырып тора.
— Тәнкыйтькә карашыгыз?
— Бик уңай. Кешегә тәнкыйть кирәк, ул кешене үстерә. Мактап кешене үтереп була. Кызганычка, кеше тәнкыйтьтән курка, турысын әйтү, дөреслекне күрсәтү бит ул. Гел макталып кына торса, кеше утырып кала. Тәнкыйть булырга да тиеш. Берничә тапкыр гына авыр сүзләр язучылар булды. Андый комментарийлар кәефемне төшерми. Без сәхнә кешеләре бит, аның ишегә ияләнелгән инде. Миндә үземә каршы бара торган начар гадәтем бар, ул да булса — кимчелекләрне күрү. Шуңа тәнкыйтькә дә адекват карарга тырышам.
— Сез кызыклы һәм төртмәле видеороликлар төшерәсез. Аларның халыкка кирәклеген тоясызмы?
— Яшәешнең мәгънәсе нәрсәдә, дигән сорау туа күңелдә. Хәзер барысы да блогерлык белән шөгыльләнә, театрга, әдәбиятка уңай караш кимеде. Яшьләр театрларга йөрмиләр, артистларны белмиләр. Халык интернетка күчте. Анысы да аңлашыла, тик ни өчен соң алар тузга язмаган бер көнлек видеоларга кызыгалар? Үземнең 3 улым да, төрле спорт юнәлешләренә йөрсәләр дә, һаман шушы блогерлыкка тартылалар. Минем максатым әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү; ярдәм йөзеннән, башка өлкәләрдәге проблемаларны күрсәтү. Аны хәзерге заманда гади юмор аркылы гына кешегә аңлату мөмкин түгел, роликлар никадәр кыскарак, мәгънәсезрәк булса, халык та аны шуның кадәр әйбәтрәк кабул итә. Шуңа күрә, теләсә-нәрсә дә ясыйсың инде. Мисал өчен, соңгы роликларым укытучыларга кагылышлы иде, аларның кечкенә эш хаклары турында. Ә мондый проблемаларны күтәрү, халыкка кирәк әлбәттә.
— Татлы ялганмы, ачы дөреслекме?
— Ачы дөреслек. Ялганны бөтенләй яратмыйм. Белмим, минем кимчелекме ул, максатым да ачы дөреслекне эзләү. Елдан-ел кеше үз-үзенә бикләнә бара, бу образлар тудырганда театр тормышында да чагыла. Кешедән дөреслекне алып булмый, ул курка. «Юра юмор» сәхифәсен ачуымның да сәбәбе шул ачы дөреслекне күрсәтү. Берәр мәзәк яки тормышта булган кызыклы хәлне төрле фильм һәм сериаллардагы өзекләр аша күрсәтәм. «Юра юмор» әлегә реклама белән артык чуарланмаган, кунак кызы кебек тыйнак күренә. «Реклама куюымны еш сорыйлар, әмма аккаунтымны чүп белән тутырасым килми.
— Тормыштагы иң «җүләр» адымыгыз?
— Җүләр адымнар була инде ул, мәктәптә укыганда да иң шукларыннан идем. Тормышымда да «их, үзгәртәсе, төзәтәсе иде шул чакта ясаган адымнарымны» дигән нәрсәләр бар. Тик терсәк якын, тешләп булмый...
— Иң бәхетле көнегез?
— Бәхетле көнем түгел, дөресрәге, бәхетле чагым дияр идем мин — ул балачагым һәм театр барышында образга кереп китеп уйнавым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев