Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юлия Губина: «Туганайлар»ны иң күп яздырып алучы төбәк – Мамадыш районы»

Хөрмәтле газета укучылар! Зур өметләр һәм ышанычлар белән яңа 2024 елга аяк бастык. Быел да без керәшен дөньясына сәяхәтне, карендәшләр тормышын яктыртуны дәвам итәбез.

Бу яртыеллыкка да үз язылучыларыбыз белән керәбез. “Туганайлар”ны иң күп яздыртып алучы керәшеннәрнең Мамадыш, Питрәч, Зәй, Түбән Кама һәм Яр Чаллы төбәгендә яшәгәнлеген билгеләп үтәм. Газета алучылар саны буенча беренче бишлеккә кергән Мамадыш районында 241 кеше "Туганайлар" газетасын өйләренә яздыртып ала. Питрәч ягында - 161, Зәй төбәгендә - 103, Түбән Кама районында - 101, Яр Чаллы ягында (Тукай районы белән бергә) 89 кеше безнең газетага язылган. Ә сайтыбызга кереп укучы һәм социаль челтәрләрдәге подписчикларыбыз саны 60 меңнән артып китте.

Күп еллар дәвамында “Туганайлар”ның тугры дуслары булган газета укучыларыбызның барысына да рәхмәтләребезне җиткерәбез. Газетабызны беренче тапкыр алдыручыларга “бай керәшен дөньясына рәхим итегез”, дибез. Һәркем халкыбыз турында үзенә кирәкле һәм кызыклы булган бөтен төр мәгълүматны “Туганайлар” битләреннән табар, дип ышанып калабыз.

Халыкны “Туганайлар”га яздыртуда актив эш алып барган җирле керәшен оешмалары җитәкчеләренә, спонсорларга, активистларга тау итеп, саулык телибез. Аеруча зур ярдәм күрсәткәннәре өчен, Республика керәшен оешмасы председателе Иван Егоровка, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Ивановка, Питрәч районы башлыгы Илһам Кашаповка һәм Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримовка рәхмәт.

Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе Вадим Никитинга, Мамадыш керәшен оешмасы лидеры Степан Спиридоновка, Түбән Кама керәшеннәре лидеры Тамара Баһаветдиновага, Тукай районы керәшен оешмасы җитәкчесе Григорий Петровка, Сарман керәшен оешмасы җитәкчесе Александр Андровка, Чистай керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Алексей Ефимовка, Питрәч районы бүлеге җитәкчесе Лидия Пронина һәм башка җирле оешма җитәкчеләренә рәхмәт белдерәбез.

Күп еллар буена безгә ярдәм итеп килүче, туганнарына, хезмәттәшләренә, активистларга һәм ветераннарга, бүләк буларак, газетабызны яздыручы киң күңелле дусларыбыз – Казаннан Николай Кутузов, Түбән Камадан Геннадий Муллин, Сарманнан Валентин Сапожников һәм башка карендәшләребезгә дә рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Алда безне уртак зур эшләр көтә. Билгеле булганча, 2024 ел Россиядә Гаилә елы буларак үтәчәк. Шул уңайдан, без дә “Туганайлар”да гаилә тәрбиясенә, йолаларның сакланышына, үрнәк семьяларга багышланган язмаларга да урын бирербез. Күренекле карендәшләребез турында да язарбыз. Танылган керәшеннәребезнең гомер бәйрәмнәрен, халык сәнгате һәм фольклорына багышланган фестивальләрне дә бергәләп билгеләп үтәрбез. Беренче керәшен шагыйре Я.Емельяновның тууына – 175 ел. Тарихыбызны, асыл затларыбызны барлауны да дәвам итәрбез.

Газета укучыларыбыз, сез дә үзегезне борчыган проблемалар турында язарсыз, үз тәкъдимнәрегезне җиткерерсез, кызыклы язмалар юлларсыз, быел тагын да зуррак активлык күрсәтербез дип көтеп калабыз. Кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә нәтиҗәсе була.

Теләкләребез – бер, эшебез уртак булганда гына киләчәгебез ышанычлы булыр.

Юлия ГУБИНА,

“ТАТМЕДИА” АҖе филиалы “Туганайлар” газетасы редакциясе

баш-редакторы-җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев