Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Чурадан Азиннар үз нәселләренең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән кызыксына

Кукмара районының Югары Чура мәдәният йортында «Гаилә тарихында — гасырлар кайтавазы. — Тарихта без эзлебез» дигән республика фестиваленең муниципаль этабы узды.

Югары Чураның Азиннар гаиләсе кунакларны «Өстәл түрендә — ипи белән тоз, ә кулда — гаиләнең яраткан ризыгы, вак-вак итеп пешерелгән дучмаклар», дип каршы алган. 

Өстәл керәшеннәрнең милли ризыкларыннан сыгылып торган. Биредә, шулай ук, кул эшләре күргәзмәсе дә булган. Питрауда җыйган хуш исле шифалы үләннәр турында да сөйләгәннәр.

— Азиннар гаиләсенең укыту-тәрбия өлкәсендә хезмәт стажы 200 елдан артып китә. Бу эшне әби-бабам башлап җибәреп, аны балалары, оныклары дәвам итә. Бабам Илья Николаевич утлы фронт юллары аша үткән, сугыштан кайткач, райкомда инструктор булып эшләгән, Югары Чура җидееллык мәктәбендә директор булган, химия дәресләрен укыткан. Ә әбием Рәхилә Мәснәвиевна география, биология фәннәре укытучысы булган. Эзләнүләр вакытында әбием һәм бабам эшләгән чактагы исәпкә алу китабына тап булдык, бу — аларның хезмәт стажларын дәлилләгән төп документ, — дип, сөйләгән үзе дә 35 ел инде балаларга технология һәм тормыш иминлеге нигезләрен укытучы  Рубин Азин. 

Рәхилә һәм Илья Азиннар өч малай тәрбиялиләр. Аларны: «Сез — укытучылар баласы, начар укырга, тәртипсез булырга тиеш түгел», — дип үстерәләр. Әлеге сүзләр, тәрбия үрнәге буларак, буыннан-буынга тапшырыла.

Гомумән, Азиннар гаиләсе укыту-тәрбия өлкәсендә бик күп көч куйган. Әлеге нәсел  авылда зур хөрмәткә лаек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев