Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Италиядә 96 яшьлек студент бакалавр дәрәҗәсе алды

Югары белем алу турында Джузеппе Патерно 1930 еллардан бирле хыяллана

Италиядә яшәүче Джузеппе Патерно 96 яшендә уңышлы гына Палермо Университетын тәмамлаган. Хәзер студентның бакалавр дәрәҗәсе бар. Бу турыда "НТВ" хәбәр итә.

Джузеппе Патерно 1930 елларда югары белем алу турында хыяллана башлый. “Минем гаилә югары белем алу өчен түли алмый иде. Безнең гаилә зур һәм ярлы иде”, - дип искә ала ул. 60 елдан соң Патерноның хыялы чынга аша. 2017 елда ул Палермо Университетының философия факультетына укырга керә. Укыганда иске язу машинасын куллана. Көндез ял итсә, кич белән укый торган була. “Күрешеләрем: "Синең яшеңдә шундый авырлыклар нәрсәгә?", дип сорыйлар иде. Ләкин алар минем яшьтә дә хыялны чынга ашыру ничек мөһим икәнлеген аңламый”, - ди Патерно.

Диплом алырга берничә ай калганда, Италиядә пандемия башлана һәм университет дистанцион уку рәвешенә күчә. Патернога яңа коммуникация чараларын өйрәнергә туры килә.

Патерно киләчәктә магистр дәрәҗәсен дә алырга тели. “Минем әнием 100 яшькә кадәр яшәде. Генетика минем яклы булса, минем әле тагын 4 елым бар”, - дип белдергән ул.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев