Хәбәрләр

Иртәгә ТНВ каналында Лариса Басырова «Казан пиругы» пешерәчәк. Карарга онытмагыз

Шушы көннәрдә “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында керәшен культурасы белән үрелеп барачак ике тапшыру төшерелде. Шуларның берсе - җырчы Лариса Басырова катнашуында «Секреты татарской кухни» тапшыруы. Иртәгә аны зәңгәр экраннарда күрсәтәчәкләр.

Тройсын бәйрәменә багышланган “Секреты татарской кухни” кулинария тапшыруында җырчы Лариса Басырова “Казан пиругы” пешерәчәк. Түбән Кама районы Олы Афанас авылының “Серле мәләнчек” ансамбле халкыбыз җыруларын башкарып, Ларисага көч биреп торачак.

Тапшыру 27 май көнне 11 сәгать 30 минутта күрсәтелә.

 


Нет комментариев