Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриевның рәхмәтенә лаек булды.
Николай Иванович бу олы бүләккә үзенең намуслы хезмәте, җирле үзидарә үсешенә керткән шәхси өлеше һәм 35 яшьлек юбилее уңаеннан лаек булды.
Олы Шүрнәк – райондагы керәшен авылларының иң зурысы. Авылда почта, китапханә һәм мәдәният йорты бар. Мәктәптә 32 бала белем ала. Олы Шүрнәк авыл җирлегендә барлыгы 439 кеше яши.
Нет комментариев