Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Җирекле моңнары» ансамбле кызлары каз өмәсенә җыелган

Түбән Кама районының Кече Җирекле авылындагы «Җирекле моңнары» кызлары каз өмәсенә үзләренең керәшен фольклор ансамбле җитәкчесе Гөлшат Хөсәенова өенә җыелганнар. Быел Гөлшат һәм Мансур Хөсәеновлар үз хуҗалыкларында 30 баш каз үстергәннәр.

Элгәредән үк килгәнчә, каз өмәсе ул авылдагы яшь кызларны — җилкендерә, ә түтиләрнең, әбиләрнең күңелләрен якты сагышка урый торган иң матур гадәтләрнең берсе. Борынгылар кыз гомерен дә каз гомеренә тиңләгәннәр. Ана каз һәр яз саен оя юрап, күкәй салып, аңа үз җылысын биреп бәбкә чыгара һәм ата каз белән бергәләп, аларны тилгән-мазардан саклап үстерәләр. Җиргә ак карлар түшәлгән мәлдә каз өмәләре үтә һәм инешкә сузылган сукмакка кызлар хыялыдай ап-ак каз каурыйлары сибелә...Кыз бала да бит әти-әнисе янында күз карасыдай кадерле булып үсә. Һәм буй җиткәч, ак карлы кышларда чит ояга — чит бер гаиләгә килен булып китә... 

Быел Кече Җирекледәге каз өмәсе «Җирекле моңнары» кызларының күз иярмәслек җитез кулларына, керәшен җыруларына һәм уен-көлкегә уарлып үткән.

— Каз өмәсе йоласын үзебезчә җырлап-биеп, күңелле итеп эшләп үткәрдек. Кызларыбыз Светлана Данилова, Лидия Гребенщикова, Тамара Кудряшова, Анна Назарова, Роза Петрова каз йонын йолку һәм башка вак-төяк эшне шулкадәр оста һәм төгәл итеп башкардылар, — дип сөйли Кече Җирекле клубы җитәкчесе Гөлшат Хөсәенова. — Ә инде безнең уңган пешекчебез Галина Петровна мичтә коймак, ботка һәм керәшен халкына гына хас булган милли ризык — күзикмәк белән өмәчеләрне сыйлады. Каз өмәсендә гармунчыбыз Михаил Петров үзенең гармун моңнары белән безне дәртләнеп торды. Бәйрәмебез бик матур, күңелле узды. 

«Җирекле моңнары» керәшен фольклор ансамбле җитәкчесе Гөлшат Хөсәенова үз артистларын әнә шулай, рәхмәт катыш, мактап сөйләде. 
Халыкның традицияләре, йола-гадәтләре, бәйрәмнәрен авылларыбыз һәм аларның кешеләре саклый. Моның өчен, әлбәттә, мәдәният хезмәткәрләре дә үз кулларыннан килгәннең барысын да эшләргә тиешләр һәм эшлиләр дә. Түбән Кама районының бәләкәй генә Кече Җирекле авылында да каз өмәсе кебек йолалар һәм милли бәйрәмнәрнең оештырылуы да шул хакта сөйли. Икенче елга да Җирекледә казлар күп булып үссен, каз өмәләре дә үткәрелсен...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев