Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йолдызнамә: ялгышырга курыкмагыз!

27 сентябрь - 2октябрьгә йолдызнамә.

Кучкар (21 март — 20 апрель)

Бу атнада бар нәрсәгә күз-колак булыгыз. Ашыгып хата ясарга мөмкинсез. Шуңа күрә беркая да ашыкмагыз, бөтенесе үз вакыты белән барсын. Тиздән моның хәерлегә икәнен аңларсыз.

Үгезбозау (21 апрель — 20 май)

Бу көннәрдә эшкә бик бирелмәскә тырышыгыз. Өлгерермен дип күп эш алмагыз. Барысын да әкертен генә үз вакыты белән эшләп баруыгыз хәерлерәк. Бу салкын көннәрне якыннарыгыз янында «җылытыгыз».

Игезәкләр (21 май — 21 июнь)

Күпләр турында фикерегез алышыр: иң якын дуслар «ташларга» мөмкин. Ярдәм көтмәгән җирдән килә ала. Шулай да үз эчегезгә йомылмагыз, тормышыгызга яңа кешеләр керүе ихтимал.

Кысла (22 июнь — 22 июль)

Бу атнада тормышыгызга яңа үзгәрешләр кертергә тырышыгыз. Үзегезне гадәти «өй-эш-өй» режимыннан чыгарыгыз. Гадәти эш көннәре сезнең энергиягезне алуы ихтимал. Шуңа яңа эмоцияләр, танышулар өчен яхшы вакыт.

Арыслан (23 июль — 23 август)

Бу атнада сезгә лидер сыйфатларын кулланырга туры килергә мөмкин. Үз сүзегездә торырга тырышыгыз, аек акыл белән эш итәргә кирәк. Атна ахыры тыныч һәм рәхәт үтәр.

Кыз (24 август — 23 сентябрь)

Йолдызлар Кызларга игътибарны үзләренә юнәлтергә киңәш итә. Дөньядагы барлык акчаларны эшләп бетереп булмый. Пауза алып, тирә-юньгә карап алыгыз. Кемдер сезне күптән күзәтүе мөмкин.

Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь)

Ялгышырга курыкмагыз! Кайвакыт тиз эш итү яхшы нәтиҗәләргә китерә. Эшегездә яңа идеяларыгызны хуплаулары мөмкин. Ә шәхси тормышта беренче адым ясасагыз, күп нәрсә үзгәрүе бар.

Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь)

Куйган максатыгызга ирешер өчен күп вакыт таләп ителергә мөмкин. Иң мөһиме бирешмәгез. Барысы да үз вакыты белән барсын, ашыгу яхшыга китермәс. Бу көннәрдә бик зур сер белүегез ихтимал.

Укчы ( 23 ноябрь — 21 декабрь)

Кемдер белән аңлашылмаучанлыкларыгыз булса, беренче адым ясар өчен яхшы вакыт. Горурлыгыгызны читкә куеп торыгыз. Шулай үткәндә ясаган хаталарыгызны төзәтергә мөмкинсез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 гыйнвар)

Якын кешеләрегез күп кенә кыенлыкларыгызны чишәргә ярдәм итәргә мөмкин. Үз эчегезгә йомылмагыз гына. Туганнардан яисә дуслардан ярдәм сорауның бер начар ягы юк.

Сукояр (21 гыйнвар — 18 февраль)

Хәлләр сез теләгәнчә бармаска мөмкин. Үзгәрешләрдән курыкмагыз. Алар, киресенчә, сезнең тормышыгызга яңа сулыш кертеп җибәрә ала. Иң мөһиме аларны дөрес кабул итү һәм кире какмау.

Балык (19 февраль — 20 март)

Куелган максатыгызга туры барыгыз. Чөнки бу атнада йолдызлар сезгә алдан килеп чыкмаган эшләрне дә яхшы якка хәл итәргә булышыр. Алдан артык сөенеп куймагыз, барысы да үз вакыты белән барсын.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев