Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Ил сагында – асыл егетләр”: Керәшен Мәлеме авылы егете Павел Тихонов

Керәшен Мәлеме авылы егете Павел Тихонов узган көзге чакырылышта армия сафларына алына

Армиядә хезмәт итеп кайткан егетләр элек-элек­тән үк абруйлы саналган. Солдатка алынырга яраклы бул­дыңмы, димәк, син сау-сә­ламәт, таза егет. Армия япь-яшь егеттән кыю ир-атларга әверелеп кайта торган чыныгу урыны ул.

Керәшен Мәлеме авылы егете Павел Тихонов  узган көзге чакырылышта армия сафларына алына. Ул Зәй белән хезмәттәшлек итүче Әстерхан өлкәсенең Знаменск шәһәрчегендә ракета гаскәрләрендә хәрби бурычын үти. Знаменскида алар якташы – Дүрт-Мунча егете Рияз белән бергә хезмәт итәләр. Яныңда якташың булу хәрби хезмәтне үтүдә җиңеллек бирә, туган якка булган сагышларны баса, әлбәттә.

Павел армиягә киткәнче Түбән Кама нефть химиясе колледжында белем алган. Авыл һавасын сулап, җир сулышын тоеп үскән егет хәрби хезмәттә дә сынатмый.

- Улым армиягә үзе теләп китте, егетләр армия мәктәбен узарга тиеш, дип гел әйтә килде. Телефоннан сөйләшеп торабыз,   хезмәтеннән зарланмый. Павелның исән-сау хезмәт итеп туган якларга кайтуын түземсезлек белән көтәбез, - ди әнисе Ольга белән әтисе Николай.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев