«Туганайлар» газетасы редакциясе иң мул ел фасылына багышлап, керәшен авыллары арасында марафон башлап җибәргән иде. Татарстанның төрле районнарыннан көзге фотолар алабыз.
Бүген Питрәч районының Янсуар авылында яшәүче Лариса Родионова да көздә өлгергән миләш янында төшкән фотосын җибәрде.

“Табигатькә көзләр килгәч, миләш, балан тәлгәшенә җете-кызыл төсләр керә. Бакча, авыл тагын ямьләнә. Чынлап та, кызыл миләш, алтынсу яфраклар, өлгергән балан күзләрне камаштыра. Көзге җимешләрнең файдасы да күп”,– ди ул.
Нет комментариев