Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа Усыдан Виктория Газтдинова «Көзге авыл» марафонында катнаша

Ул Мөслим районының Яңа Усы авылындагы «Бәчүк» чишмәсе фотоларын җибәрде.

«Көзге авыл» марафонында «Бәчүк» чишмәсе тирәсе.  Виктория Газтдинова чишмә хакында да сөйләде:

Яңа Усы авылы аша үтүчеләр әлеге чишмә янында тукталып, тәмле суын эчеп, тирә-якның матурлыгына сокланып, физик һәм рухи ял алып китәләр. Усының үзендә дә, су һәр йортка краннан килсә дә, аш-суга Бәчүк суына өстенлек бирәләр.

Элегрәк чишмә бура белән буралган, өсте дә ябулы түгел иде. Суга килгән һәркем үз чиләге белән чумырып алып китә торган иде. Кыш көннәрендә аннан су алу бигрәк куркыныч, чөнки кырлары ялтырап торган шыр боз булыр иде. Шуңа күрә, анда чумып чыккан авылдашлар да байтак булды. Тора-бара өсте ябылып, су агарга торба сузылып, улак та куелды.

Елга аръягында кәнүшнидәге атларны шул улак янына алып чыгып та сугаралар иде. Атларның үз эше, кызларның үз эше дигәндәй, алар артыннан улакны ялтыратып юып, кер чайкап рәхәтләнә идек. Бәчүк суында чайкалган керләр тагын да чистарып хуш исле булыр иде.

Бәчүк чишмәсе - Усылыларның ял итү урыны хәзер. Туганнар, дуслар белән төрле бәйрәм чаралары уздыру өчен бөтен шартлар да бар. 

Чишмә ни өчен Бәчүк соң? Безнең күршедә яшәгән Үкчи түтинең (ул планга яңадан Романов Валерийлар йорт җиткерде) ире Фёклин Василий Николаевич ачкан бу чишмә башын.  Бу матур вакыйгаларның сугышка кадәр булганлыгы, Василий дәдәйнең сугышта һәлак булуы турында безгә Үкчи түти сөйли иде.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев