Яңа кешегә коллективка керергә һәм хезмәт күнекмәләрен үзләштерергә тәҗрибәле хезмәткәр ярдәм итәчәк
Мондый канунга шушы көннәрдә Владимир Путин кул куйды. Ул 2025 елның 1 мартыннан үз көченә керәчәк.
Ләкин бушка түгел — моның өчен өстәмә түләү каралган.
«Асылда остазлык бар, тик ул системага салынмаган. Тәҗрибәле хезмәткәрләр үз күнекмәләрен түләүсез, иҗтимагый башлангычларда тапшыралар. Ә бу дөрес түгел», — дигән «Комсомольская правда» газетасына Дәүләт Думасының Хезмәт һәм социаль мәсьәләләр комитеты рәисе Ярослав Нилов.
Остазлар күпме өстәмә түләү алуын оешмалар үзләре хәл итәчәк. Ләкин хезмәт кодексының яңа маддәсе буенча федераль һәм җирле кануннар, тармак нормалары кертелергә мөмкин, аларда остазларга өстәмә түләүнең минимумы күрсәтеләчәк. Оешмалар да бу минимумнан кимрәк акча түләмәячәк. Совет чорында 50-60 нчы елларда остазлык иҗтимагый башлангычларда гамәлдә булган, ә соңрак моның өчен өстәмә түли башлаганнар. Гадәттә, окладка 10% өстәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев