13 июньдә Зәй районының Якты Күл авылы музеенда «Поговорка-цветок, пословица - ягодка» фольклор – уен программасы уздырылган.
Әлеге чарада мәктәп укучылары катнашкан.

«Чара музей буйлап экскурсиядән башланды, балалар экспонатлар белән таныштылар. Керәшеннәрнең элгәре көндәлек көнкүрештә кулланылган әйберләрнең исемнәрен искә төшерделәр. Аннары илебездә яшәүче төрле халыкларының мәкальләрен һәм әйтемнәрен кабатлап алдык»,– дип сөйләделәр мәдәният йорты хезмәткәре Татьяна Егорова.


Нет комментариев