Якты Күл авылы мәдәният йортында «Бөек исемнәр һәм ачышлар» дигән әңгәмә узды
Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында Зәй районының Якты Күл мәдәният йортында «Бөек исемнәр һәм ачышлар» дигән әңгәмә узды.
Бүгенге көндә Россия фәненең үсеше дәвам итә һәм ул үзенең дөньякүләм лидерлыгын югалтмый. Яңа ачышлар һәм казанышлар Россия галимнәренең исемнәрен бөтен дөньяга таратырга мөмкинлек бирә.
Мәдәният йорты директоры Татьяна Егорова балаларга Россия фәненең һәрвакыт дөнья фәнни прогрессының авангардында баруы һәм дөньяга күп кенә бөек исемнәр һәм ачышлар бирүе турында сөйләде. Балалар фән үсешенә зур өлеш керткән атаклы галимнәрне атадылар.
Парашют һәм противогаз, радио һәм телевидение, телеграф, авиация һәм космонавтика, химик элементларның периодик системасы, фотосинтез, лазерлар һәм башкалар — боларның барысын да Россия галимнәре уйлап тапкан.
«Әңгәмә барышында безнең илдә укучыларны фән белән кызыксындыру өчен барлык шартлар тудырылган дигән нәтиҗәгә ясадык. Балаларыбызга киләчәктә бик күп кызыклы ачышлар телибез!» — ди Татьяна Егорова.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев