Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Һәр тиенне тир түгеп табалар

Әлмәт районының Илтән-Бута авылыннан Эльвира һәм Геннадий Майоровлар эшле тормышта яшиләр.

Республика гына түгел, ил тарихында мөһим урын тоткан, исеме күптән географик чикләрне узып, дөньяның төрле почмакларына барып ирешкән татар нефте турында белмәгәннәр юктыр. Нефть һәм газ — илебезнең олы байлыгы, ул безнең өйләрдәге яктылык һәм җылылык. Бу тармакта эшләүчеләрнең фидакарь хезмәте, югары профессиональлеге һәм җаваплылыгы икътисадның нигезе булып тора. Татарстан нефтенең башкаласы — Әлмәт.

З сентябрьдә нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан, Әлмәт районының Илтән-Бута авылында туып, шунда яшәүче Геннадий Майоров һәм аның гаиләсе белән таныштырабыз. Ул 20 ел нефть тармагында эшли — күтәрткеч машинисты (машинист подъемника). Аннан тыш, озак еллар районның алдынгы комбайнчылары рәтендә булды. Намуслы хезмәте, югары профессионаллеге өчен, Геннадий Майоров республика промышленность һәм сәүдә министры Рәхмәтенә ия булды. Татарстан Премьер-министры урынбасары, министр Олег Коробченко имзасы куелган ул бүләк карендәшбезгә нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан тапшырылган.

«Мин «Татнефть-Альметьевскремсервис»та скважиналарны капиталь ремонтлау бүлегендә эшлим. Оешмабыз зур, эш авыр, җаваплы. Тик зарланмыйбыз, барлык шартлар да тудырылган, кирәкле аппаратлар бар. 12 сәгать эшлибез, аннан ял итәбез. Минемчә, нефть тармагын сайлаган кеше — максатчан, үз һөнәренә тугрылык саклаучы, көчле рухлы булырга тиеш. Зарарлы шартларда эшләгән өчен ике ел элек лаеклы ялга чыгып, пенсия ала башладым. Шулай да эшләвемне дәвам итәм. Бик хөрмәтлиләр, олыракларны җибәрәселәре килми», — дип сөйләде безгә Геннадий Майоров.

Әйе, нефть скважиналарын ремонтлаганда көтелмәгән четерекле хәлләрнең дә килеп чыгуы мөмкин. Җир астында ниләр булганын беркем дә ачыклап бетерә алмый. Авырлыклардан чыгу юлын бары тик махсус хәзерлекле белгечләр, тәҗрибәле бораулаучылар, машинистлар гына таба.

Аның хатыны, укытучы Эльвира Григорьевна да олы тәҗрибәгә ия. Аларның өйләнешеп бергә яшәүләренә — 35 ел. Кызганыч, дүрт балаларыннан олысының гомере биш яшькә җиткәндә үк өзелә. Кызларының Регина исемлесе фельдшерлыкка укып, Әлмәт шәһәрендә күз хирургиясе үзәгендә диагностика медсестрасы булып эшли. Армиягә кадәр техникум тәмамлаган уллары Артур соңыннан КФУда да белем ала. Бүгенге көндә полиция лейтенанты Артур Әлмәт шәһәрендә юл инспекциясе хезмәткәре булып эшли. Кече кызлары Ангелина медицина колледждында укый.

Эльвира Григорьевна — 28 еллык педагогик стажы булган мактаулы укытучы. 15 ел мәктәптә укытканнан соң, 11 ел балалар бакчасында тәрбияче була, хәзерге вакытта күрше авыл мәктәбендә башлангыч классларны укыта. Аның туганнары арасында күбесе укытучылар, әнисе дә, апасы да вакытында педагог булып озак еллар эшләгәннәр.

Майоровларны авылдашлары уңган-булган гаилә дип беләләр, хөрмәт итәләр. Алар, дәүләт ярдәменнән файдаланып, кече ферма да булдырганнар.

«Ферма тотуны җиңел дип булмый. Чөнки икебез дә эштә. Бүгенге көндә 16 баш малыбыз бар. Узган елларда 30га якын иде, киметтек. Шулар арасыннан 9ы — савым сыеры. Сөтне Азнакайдан «Востокмол» оешмасының сөт җыючылары килеп ала. Литрын 17 сумнан тапшырабыз. Терлек азыгын үзебезнең җирдә дә үстерәбез, сатып та алабыз», — диде Эльвира Григорьевна.

«23 ел элек үз көчебез белән йорт салып кердек. Тормыш башлаганнан бирле мал асрап, һәр тиенне тир түгеп табып, гомер итәбез», — дип сүзгә кушылды Геннадий Федорович үзе дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев