Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гуманитар ярдәм илткән якташыбыз СВОдагы карендәшебез белән очрашкан

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Александр Андров махсус хәрби операциядәге якташларыбызга даими ярдәм итә.

Сарман районы үзәгендә яшәүче җитмеш өч яшьлек Зинаида Степанова  «әни, мин исән-сау, бар да яхшы», дигән ул кадерле сүзләрне зарыгып көтеп ала. Ул сүзләр –  шушы елның март азагыннан контракт буенча махсус хәрби операциядә хезмәт үтүче улы Владиславныкы.

Кырыкның өске ягындагы контрактчы улының сәламнәре Зинаидага Түбән Кама аша урап килеп ирешә. Чөнки Донецк ягында Ватан кушкан бурычны үтәүче Владислав үзенең бертуган дәдәе, Түбән Камада яшәүче Николай белән хәбәрләшеп торырга ияләшкән. 

Владислав, махсус хәрби операциягә алынганчы, гаиләсе белән Ләке авылында яшәгән. Әле күптән түгел генә авылдашы, Сарман районы керәшен оешмасы җитәкчесе Александр Андров белән дә очрашканнар. Юк, Ләкедә түгел, махсус хәрби операциядәге якташларына гуманитар ярдәм илтеп йөрүче Александр үзе Владислав янына махсус барган.

— Александрның барасын белми дә калдык. Юлга чыккач кына шалтыратты. «Кирәк әйберләрен алып җибәргән булыр идек», дип әйттем үзенә. «Барысын да үзем алдым, Владикны эзләп табам, тапшырам», дип әйтте. Ул бит безнең башта Луганскида иде, хәзер Донецкига күчергәннәр. Шунда чакта ук, Александр минем улым белән фотога төшеп, телефон аша җибәрде. Владиславның үзен күргәндәй булдым. Ул Александрга нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр, — дип сөйләде Зинаида.

Намусы кушканча

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Александр Андров турында Зина түти шикелле хөрмәт белән сөйләүче карендәшләр күп. Украинадагы махсус хәрби операция башланганнан алып, ул әлеге зонадагылары якташларга гуманитар ярдәм илтеп йөри. Эшмәкәр Александр Петровичның үз акчасы исәбенә хәрби операциядәге егетләргә хәрби шартларда кирәкле әйбер, техника, көнкүреш кирәк-ярагы илтүе турында барысы да хөрмәт белән телгә алды. Лидия Карпова аның Ләкедән дә берничә мәртәбә гуманитар йөк алып китүен искәртте.

Чыгышы белән Ләкедән булган Александр Андров, контракт төзеп, махсус хәрби операциягә киткән Николайга, хәтта, «Нива» машинасына кадәр илтеп биргән. 

Ләкелеләргә һәрвакыт ярдәм кулы сузучы Александрны авылдашлары үзләренең ышанычлы терәге дип хөрмәт итәләр. Үз авылларындагы чиркәү дә аның ныклы ярдәме белән төзелгән. Моннан 5-6 ел элек, юлыбыз шул якларга төшкәч, Ләке янындагы Җәзекәү авылы чиркәвен дә күрдек. XIXгасырда төзелеп, архитектура һәйкәлләре исемлегенә кергән бу бинаның түбәсе дәАлександр Петрович исәбенә яптырылган.
Изге эшләрдә башлап йөрүче бу крендәшебез, махсус хәрби операция зонасындагыларга һәрвакыт гуманитар ярдәм илтеп йөри. Үзеннән шул хакта сорашкач, Александр ике-өч сүз белән генә чикләнде: «Аның нәрсәсен сөйлисң инде?! Аз сөйләп, күбрәк эшләү әйбәт. Авылдашларга гына түгел, үземә мөрәҗәгать итүче башка кешеләргә дә илтәм». Бу дөньяда эшмәкәр Александр шикелле аз сүзле, булдыклы ир-егетләребез аз түгел, шунысы шатландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев