Гришкинлылар маскировка сеткасы үрәләр
Хәбәрләр

Гришкинлылар маскировка сеткасы үрәләр

Менделеевскидагы Иске Гришкин авылының киң күңелле халкы берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучыларга төрле яклап ярдәм күрсәтә.

Волонтерлар, изге күңелле кешеләр турында язмаларыбызда  еш яктыртабыз. Каядыр җыелып токмач кисәләр, маскировка өчен сетка бәйлиләр, җылыну, ризык әзерләү өчен махсус мичләр, окоп шәмнәре ясыйлар.

Иске Гришкин авылы халкы да егетләргә ярдәм йөзеннән һәркөнне диярлек,  хезмәт куялар. Токмач кисәләр, ипи киптерәләр, сетка үрәләр.

“Илебез тыныч, күкләребез аяз булсын. Киткән ир-егетләр саулык белән әйләнеп кайтсыннар”, – дип язалар мәдәният йорты хезмәткәрләре.


Нет комментариев