Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гөргөринең иҗатын зурлап фәнни конференция уздырыла

5 апрель көнне Григорий Родионов исемендәге “Идел буе халыкларының тарихи һәм мәдәни-рухи кыйммәтләре” дигән төбәкара фәнни-тикшеренү конференциясе уздырыла.

Ул Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында оештырыла. Өченче мәртәбә оештырыла торган бу конференциянең максаты – педагогларны Григорий Родионовның (әдәби псевдонимы Гәрәй Рәхим) әдәби мирасын өйрәнүгә, саклауга тарту. Анда гомум белем бирү оешмалары педагоглары, китапханәчеләр, балалар бакчалары тәрбиячеләре катнаша ала.

Конференция эше өчен түбәндәге секцияләр каралган: “Г.Рәхим (Г.Родионов) иҗатында тел бизәкләү чаралары” , “Милли әдәбиятта тема һәм образлар”, “Г.Рәхим (Г.Родионов) шигырьләрен башка телләргә тәрҗемә итү”, “Идел буе халыклары: уртак бизәкләр,мәдәният, гореф-гадәтләр, фольклор”, “Г.Рәхим (Г.Родионов) үрнәгендә парчалар, эссе, кыска хикәяләр, шигырь иҗат итү”, “Г.Рәхим (Г.Родионов) әсәрләрен сәнгатьле уку”.

Конференция 5 апрельдә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында үтәчәк. Аны әлеге Дуслык йорты – Татарстан халыклар ассамблеясе, Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе һәм республика керәшен иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев