Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гамил Әсхәдулла: Керәшен халкы бик итәгатьле, тәртипле, акыллы халык - видео

"Мунча ташы" юмор театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулла әнисенең керәшеннәргә кагылышлы истәлекләре, балачак хатирәләре, керәшен халкы, фольклоры турында "Туганайлар"га сөйләде

 - Керәшен халкы бик итәгатьле, тәртипле, акыллы халык. Аларның традицияләре үзләрен каклап калу өчен, ничек бар, шулай сакланган. Алар аннан оялмыйлар да. Фолькор бик дәртле. Без керәшен җегетләре белән укыдык. Укыганда ук, хәзер дә күбесе белән якын дуслар. Җырлары бик матур керәшеннәрнең. Без ат җигеп керәшен авылларына концертлар куярга менә торган идек. Керәшен көйләрен, такмакларын өйрәндек, - дип сөйләде ул.

Шулай ук Гамил Әсхәдулла әнисе сөйләгән хатирәләре белән дә уртаклашты. "Әниләр сөйли торган иде: безнең авылда Сабантуй булган көнне керәшен авылларыннан гармун күтәреп, Кушай, Балчыклы, Келәтле авылларыннан милли киемнәрдә керәшеннәр төшә торган булган. Үзе бер фольклор бәйрәм сыман булган ул. Соңрак безнең авыллар аларга Питрау бәйрәмнәренә менгәннәр. Бу Питрау бәйрәмнәре безнең якларда 20 ел элек аякка басты", - дип белдерде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев