Галина Романова: «Газета килгәч, туганымны күргәндәй булам»
277
0
Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан Галина Романова газетабыз турында фикерләрен һәм үзе язган шигырен җибәрде.
"Мин беркайчан да "Туганайлар"га язылмый калмыйм. Ул минем өчен бик кадерле — үз газетабыз. Карендәшләрем турында язылган мәгълүматларны укып, җыеп барам. Яратып укыйм, газетадагы бөтен язмаларны укып чыгам. Газета килгәч, кулыма алам да, туганымны күргәндәй сөенәм", — диде Галина түти.
Керәшен — асыл затым,
Чиста синең күңелең.
Үзеңчә син сөйләшәсең,
Озын булсын гомерең.
Түгәрәк яулык, тамакса,
Киемнәр матур синең.
Йола-гадәт онытылмый,
Бик матур бәйрәмнәрең.
Өйдән-өйгә кереп йөреп,
Нардуган үткәрәсең.
Йөзек салып, җыру җырлап,
Күңелне күтәрәсең.
Аннан килә "Май чабу"лар —
Кыш озату йоласы.
Олы бәйрәм — Тройсының,
Питрау һәм Покравың.
Эш сөючән халкың синең.
Бар җиргә өлгерәсең.
Тырышып хезмәт куеп,
Үз көнеңне күрәсең.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев