Галина Константинова - эх, чибәр кыз икән
Хәбәрләр

Галина Константинова - эх, чибәр кыз икән

"Эх, чибәр кыз икән" конкурсы катнашучысы. Бәйгегә 7 март көнне йомгак ясалды

Галина Константинова - Мамадыш районы Усали авылы кызы. Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжында, шул ук вакытта КФУның Алабуга институтында укый. Берничә мәртәбә Керәшен яшьләре форумында; керәшен халкы тарихына, диненә, культурасына багышланган конференцияләрдә катнашты. Җырларга, биергә ярата. Мамадыш районының Җөри авылында 2015 елда узган "Питрау" республика керәшен культурасы фестивалендә "Кряшен чибяре" конкурсында призлы урын алды.


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Галина өчен тавыш бирәчәкбез, аның җиңәчәгенә ышанабыз: үзе чибәр, үзе уңган, кыскасы - бар яктан да килгән!