Фотоларда керәшен тарихы - Түбән Юшады авылының почта атлары
Хәбәрләр

Фотоларда керәшен тарихы - Түбән Юшады авылының почта атлары

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан фотоархив туплыйбыз

Минзәлә районы Түбән Юшады авылында яшәүче Арзамасов Алексей Петрович гаиләсендә сакланган фоторәсем. Редакциягә фотоны Наталья Чепкасова юллады.

Фоторәсемдә Түбән Юшады авылының почта атлары төшерелгән. Кучер - Арзамасов Петр Кириллович. Минзәлә шәһәре, баш почтамт, 1936-1937 ел.

Кадерле укучыларыбыз! Быел – ТАССР төзелүгә 100 ел уңаеннан, керәшеннәрнең тормышын чагылдырган фотоархив туплыйбыз. Сездән дә шундый фотосурәтләр көтеп калабыз.  Бәлки, сезнең гаилә архивларында да шушындый этнографик һәм тарихи фотолар бардыр. Кешеләр фотолары гына түгел, авыл, иман йортлары һәм башкалар төшерелгәннәре дә бардыр.. Фотоларны редакциябезгә җибәрсәгез, газетада басытырырбыз, сайтыбызга, социаль челтәрләрдәге группаларыбызга урнаштырырбыз. 


Нет комментариев