Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фотоларда керәшен тарихы – Мамадыштагы “Теплое Болото”

Кадерле укучыларыбыз! Сездән дә шундый фотосурәтләр көтеп калабыз

Бу фотоларны редакциягә чыгышы белән Мамадыш районының Албай авылынан булган, хәзерге вакытта Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Владислав Домолозов юллады. Ул тарихи фотоларны “Сүрәкә” керәшен фолькор ансамбленә йөрүче бер егетнең үзенә биргәнен әйтте. “Бу – Түбән Әрнәш авылы фотолары. Урамы да нәкъ шул, таулары да. Албай кырындагы “Теплое Болото”. Албай белән Түбән Әрнәш арасы... Албайның теге башында – казаклар,  Югары Әрнәш”, – дип язып җибәргән Владислав.

Төшерелгән елы билгесез булса да, фотолар астындагы “Мощеная насыпь съ мостомъ въ д. «Теплое Болото» Мамадышскаго  уезда Казанской губ.” дигән язуга карап, революциягә кадәрге чорны күзалларга була...

Кадерле укучыларыбыз! Сездән дә шундый фотосурәтләр көтеп калабыз. Бәлки, сезнең гаилә архивларында да шушындый этнографик һәм тарихи фотолар бардыр. Кешеләр фотолары гына түгел, авыл, иман йортлары һәм башкалар төшерелгәннәре дә бардыр.. Фотоларны редакциябезгә җибәрсәгез, газетада басытырырбыз, сайтыбызга, социаль челтәрләрдәге группаларыбызга урнаштырырбыз. Фотоларны tuganaylar@yandex.ru электрон почтасына, 89172509795, 89172803499 номерларына (Ватсап аша) җибәрегез.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев