Лениногорск районының Федотовка авылы мәдәният йортында Юлтимер авылы үзешчәннәре Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» музыкаль комедиясен тәкъдим иттеләр.
Әлеге спектакльнең режиссеры – Юлтимер клубының сәнгать җитәкчесе. Бу Гөлчәчәк Анисимованың беренче иҗат җимеше.

«Күптәннән шушы спектакльне — «Гөргөри кияүләрен» куясым килде. Спектакль уңышлы гына килеп чыкты. Артистлар да табылды. Авыл башлыгы Альбина Петровнага да рәхмәт. Һәрвакыт көч-дәрт биреп торды, үзе дә катнашты. «Безнең әтиләр дә элек театр күрсәткәннәр, бу бит тормышның бер өлеше“ дип, гел рухландырып торды», — ди Гөлчәчәк Анисимова.

Федотовка мәдәният йортына тамашачылар күп җыелган. Керәшен фольклорына нигезләнгән бу җырлы-биюле комедияне яратып кабул иткәннәр. Артистларның уйнавы күңелләренә хуш килгән.

Фотолар Федотовка мәдәният йортыннан.
Нет комментариев