Эшмәкәр Игорь Дудкин күптәнге идеясен тормышка ашырган
Питрәчтән 30 яшьлек эшмәкәр пекарня ачкан. Анда ипинең төрле сортлары һәм камыр ризыклары пешерелә һәм сатыла.
Питрәч районы үзәгендә яңа пекарня ачылган. Шулай ук залда яңа ясалган кофе эчәргә, кайнар шоколад белән җылынырга мөмкин.
«Мин һәрвакыт тыныч кына круассан белән кофе эчәргә мөмкин булган уңайлы, матур мәйданчык булдырырга теләдем. Питрәчтә андый учреждениеләр җитми. Үз планнарымны тормышка ашыра алуыма бик шатмын», — дип уртаклашты 30 яшьлек эшмәкәр Игорь Дудкин.
Пекарняда тулы цикл булачак. Оннан башлап, әзер ипигә кадәр — бөтен процесс цехта үткәреләчәк. Ипи пешерүчеләр һәм авылдашлары белән аралашкач, ул хәләл продукция җитештерергә карар иткән.
«Миңа яңа пешкән ипи исе, аның кетердәп торуы һәм тәме ошый. Мин балачактан ук автовокзал каршында ипи-күмәч заводы булуын, ә кечкенә тәрәзә аша әнием белән ипи сатып алуыбызны хәтерлим. Ул искиткеч тәмле һәм хуш исле иде. Мин, мөгаен, шул вакыттан ук ипи-күмәч ризыкларын яратып калганмындыр. Өстәвенә, әни еш кына өйдә төрледән-төрле камыр ризыклары пешерә. Сыйфатлы продукт җитештерергә телим», — дип сөйли Игорь.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев