Эшләсәң – эш күренә ФОТОРЕПОРТАЖ
23 март көнне Түбән Кама Халыклар дуслыгы йортында җирле “Керәшен” этнографик культура-агарту иҗтимагый оешмасының чираттагы идарә утырышы узды
Чарада оешма җитәкчесе Тамара Баһаветдинова, Түбән Кама районы башкарма комитетының милли сораулар бүлеге җитәкчесе Фәрхәт Сәфиуллин, идарә членнары - “Шинник” спорт комплексы мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Виктор Шадрин, “Медтехника” Кама аръягы сәүдә-сервис берләшмәсе директоры Геннадий Муллин, “Лада-ВАЗ” җәмгыяте директоры Александр Марков һәм башкалар катнашты. Идарә членнарын һәм чараның кунакларын “Сүрәкә” халык фольклор ансамбле халкыбызның матур җыр-биюләре белән каршы алды.
Утырыш барышында көн кадагындагы берничә сорау каралды. Түбән Кама керәшен җәмгыяте рәисе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова 2018 ел һәм агымдагы елның 1 кварталындагы оешманың эш нәтиҗәләре турында хисап белән чыгыш ясады. Ул керәшеннәрнең шәһәрнең генә түгел, районның да иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашуын билгеләп үтте.
Түбән Камада “Шәһәребез урамнары” дип аталган тарихи проект бара. Бу турыда “Түбән Кама шәһәренең чишмә башын өйрәнү: Чәбия һәм Актүбә урамнары” дип аталган эзләнү эше буенча шәһәрнең 31 нче урта мәктәп укучылары Яна Блинкина, Зәринә Мурадымова, Кристина Кузнецова, Маргарита Иванова чыгыш ясады. Алар фәнни җитәкчеләре – география, рус теле һәм әдәбияты укытучылары Алевтина Даутова һәм Надежда Шандренкова ярдәме белән бу урамнарның тарихларын өйрәнеп, тикшеренү эшләре язганнар.
Фольклор коллективларны үстерү һәм яңаларын булдыру турында “Сүрәкә”, “Баш чишмә”, “Асыл нәсел” ансамбльләре җитәкчесе Валентина Тупаева сөйләде.
Шушы араларда басылып чыккан яңа китаплар турында Виктор Шадрин сөйләде. Болар докладчының “Мәңге җәшә, Келәтле” һәм җирле шагыйрә Анастасия Усачеваның “Моң чишмәләрем” китаплары.
Язучы Мария Логинова Раиса Мищихина белән бергә башкарган уртак иҗади кул эшләре һәм үзенең “Рассвет” коллективы һәм анда уздырылучы мастер-класслар турында сөйләде.
Оешма җитәкчесе Тамара Баһаветдинова “Сүрәкә” халык ансамбле солисткасы Альбина Никитинаны “Керәшен” Түбән Кама этнографик мәдәни-агарту җәмгыяте медале, Алевтина Даутова һәм гармунчы Семен Гребенщиковны район керәшеннәрен үстерүдә һәм өйрәнүдә зур өлеш керткәне өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Аралашу, утырышның рәсми өлешеннән соң, чәй өстәле артында дәвам итте.
Бу хакта тулырак газетабызның киләсе саныннан укыгыз. Чарадан фоторепортаж карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев