Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эльвира Игнатьева турында хезмәттәше: «Аның җылысына бөтен кеше тартылып тора иде»

Казан шәһәренең 175нче мәктәбендәге коточкыч фаҗигадә ике укытучы һәлак булды

175нче мәктәптәге атышта 26 яшьлек укытучы Эльвира Игнатьева вафат булган. Ул әлеге мәктәптә 4 ел инглиз теле укыткан. Эльвира Игнатьеваның «Ел укытучысы» бәйгесендә 2 нче урын алган булган.

Эльвираның хезмәттәше, инглиз теле укытучысы Айгөл Мансуровна аны бары тик җылы сүзләр белән генә искә ала: «Эльвира Николаевна — бик җылы энергетикалы кеше. Бөтен кеше дә аңа тартылып тора иде, бигрәк тә балалар. Минем хәтеремдә ул киң күңелле, ярдәмчел һәм ачык йөзле яшь кыз булып калачак», — диде ул.

Укытучының дус кызына да шалтыраттык. Елый, безнең белән сөйләшерлек хәлдә түгел иде.

Берничә айдан Эльвира Игнатьевага 27 тулган булыр иде…

Фаҗига кагылган кешеләрнең тирән кайгыларын уртаклашабыз. Ходай түзәрлек көч бирсен сезгә. 


Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев