Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дружино авылы үзешчәннәре күрше Арчада концерт куйдылар

Аларны Түбән Оры авылы тамашачылары бик җылы кабул иткәннәр.

Марий Эл республикасының Дружино авылы мәдәният йорты үзешчәннәре әледән-әле концертлар белән төрле районнарга, чиктәш республикаларга йөреп торалар.



"Без бу юлы Арчага “Хислэр ташый йөрәк түреннән” дип исемләнгән концерт әзерләп бардык. Җыр-биюләр белән үрелеп барган тамашаны халык бик җылы кабул итте, алкышларга күмде. Халыкка рәхмәт, сезнең алкышлар сәхнәдә чыгыш ясаганда зур һәм терәк булып торды. Коллектив белән тагын килергә кирәк дигән фикергә килдек. Дружино авылы мәдәният йорты карамагындагы “Тулган ай” ансамбле, “Яшьлек” бию коллективы чыгышының, шулай ук аерым җырчыларның да чыгышлары уңышлы булды. Үзебезчә, керәшенчә җыр-биюләребезне дә башкардык. Шулай төрле төбәккә чыгып, үз мәдәниятебезне, йолаларыбызны күрсәтә алуыбызга нык сөенәбез", – дип сөйләде клуб мөдире эшләүче Светлана Иванова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев