Дүрт-Мунчада янгыннан ике хуҗалык зыян күргән
Хәбәрләр

Дүрт-Мунчада янгыннан ике хуҗалык зыян күргән

Янгын бер йортның җылыту миченең төзексезлеге нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана

27 июльдә иртәнге сәгать 3ләр тирәсендә Зәй районы Дүрт-Мунча авылында янгын чыккан. Бер хуҗалыкның сарае, ә икенче хуҗалыкның мунчасы, гаражы янып бетә. Бу турыда "Зәй офыклары" газетасы хәбәр итә.

Ут бер йортның җылыту миченең төзексезлеге нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

 

Узган атнада район янгын куркынычсызлыгы хезмәте 2 чакыру алган. Шуның берсе ялган чакыру булып чыккан, ә бер очрак янгын белән бәйле. 27 июльдә иртәнге сәгать 3ләр тирәсендә Дүрт-Мунча авылында янгын чыгуы турында хәбәр алына. Биредә ут чыгып, ике хуҗалыкка зыян килә. Бер хуҗалыкның сарае яна, ә икенче хуҗалык мунчасыз, гаражсыз, сарайсыз кала. Ут бер йортның җылыту миченең төзексезлеге нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана. “Янгын - иң куркыныч бәлаләрнең берсе, ул үз юлындагы беркемне дә, бернәрсәне дә кызганмый. Төзек булмаган электротехник җайланмалардан, мичләрдән файдаланмагыз, аларның техник торышларын даими рәвештә тикшереп торыгыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны, мөлкәтегезне сакалагыз,” – дип кисәтә район янгын күзәтчелеге инспекторы Зөлфия Ризванова.
Тулырак: http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/drt-munchada-yangyn-chygyp-ike-khualykka-zyyan-kilgnУзган атнада район янгын куркынычсызлыгы хезмәте 2 чакыру алган. Шуның берсе ялган чакыру булып чыккан, ә бер очрак янгын белән бәйле. 27 июльдә иртәнге сәгать 3ләр тирәсендә Дүрт-Мунча авылында янгын чыгуы турында хәбәр алына. Биредә ут чыгып, ике хуҗалыкка зыян килә. Бер хуҗалыкның сарае яна, ә икенче хуҗалык мунчасыз, гаражсыз, сарайсыз кала. Ут бер йортның җылыту миченең төзексезлеге нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана. “Янгын - иң куркыныч бәлаләрнең берсе, ул үз юлындагы беркемне дә, бернәрсәне дә кызганмый. Төзек булмаган электротехник җайланмалардан, мичләрдән файдаланмагыз, аларның техник торышларын даими рәвештә тикшереп торыгыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны, мөлкәтегезне сакалагыз,” – дип кисәтә район янгын күзәтчелеге инспекторы Зөлфия Ризванова.
Тулырак: http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/drt-munchada-yangyn-chygyp-ike-khualykka-zyyan-kilgn

Нет комментариев