Доргада Дорга бәйрәме булачак
Хәбәрләр

Доргада Дорга бәйрәме булачак

Бәйрәм һәр елны 29 июнь көнне билгеләп үтелә

29 июнь көнне Балтач районының Дорга авылында Дорга бәйрәмен үткәрәчәкләр. Бәйрәм программасына татарча көрәш, бау тартыш, көянтә белән су ташу, кашыкка күкәй куеп йөгерү, чүлмәк ватыш, гер күтәреп йөрү, капчык киеп йөгерү, капчык сугышы, турникта тартылу һәм башка кызыклы уеннар кергән. Бәйрәм 16.00да башланачак.

Дорга – бу авылның престол бәйрәме. Ул һәр елны 29 июнь көнне искә алына.


Нет комментариев