Дорга авылында яшәүче Борис Андреев баланның файдасы турында сөйләде
Су буйларында, әрәмәлекләрдә, урман аланнарында баланны еш очратырга була.
Июнь башларында ул безне үзенең хуш исле, ап-ак чәчәкләре белән сокландырса, көз кып-кызыл эре тәлгәшләре белән сөендерә. Әле январьда баланның рубин тәлгәшләре кышның кырыс, салкын табигатенә ниндидер серлелек өсти.
Балтач районының Дорга авылында яшәүче Борис Андреев үз бакчаларындагы балан уңышы турында язып җибәрде.
«Ике куак безнең ул. Уңышы бик әйбәт булды. Вак та түгел. Җыйганнан соң, инде аны урнаштырасы бар. Баланнан папа исән вакытта сок ясый иде. Баланны җыеп, савытта изә, аны сөзеп кайнаган җылы суга сала иде. Тәменчә шикәр комы өстәлә. Давление югары булганда бик әйбәт ул. Без дә бик яратабыз баланны, хатыным Алевтина бәлешен дә пешерә, кайнатып та эчәбез. Көзнең иң зур байлыкларының берсе ул», – диде һәм балан җыярга киңәш итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев