Дмитрий Баранов "Мин юморист"  телевизион тапшыруының киләсе турына үтте
Хәбәрләр

Дмитрий Баранов "Мин юморист" телевизион тапшыруының киләсе турына үтте

"Мин юморист" - яшьләр өчен татар телендә шәп шоуларның берсе

"Мин юморист" тамашасында татар яшьләренең STAND UP (монолог) стилендәге иң яхшы вәкилләре чыгыш ясый. Быел ул 3 тапкыр үткәрелә.

Әлеге сезонда "Бәрәкәт" керәшен яшьләре хәкәрәте активисты, Керәшеннәр КВН җыелма командасының капитаны Дмитрий Баранов чыгыш ясады. Ул уңышлы чыгыш ясап тамашаның киләсе турына үтте.

"Диманың чыгышы ошады. Шаяруларның арасында артык сүзләрне төшереп, "смак"ны гына калдырсаң  тагын да яхшы булачак" ,- дип билгеләп үтте танылган пародия остасы, телерадиоведущий Әбри Хәбриев.


Нет комментариев