Диана Мишкина истәлегенә узган фестивальдән фоторепортаж
Хәбәрләр

Диана Мишкина истәлегенә узган фестивальдән фоторепортаж

26 январь көнне Мамадыш шәһәрендә Диана Мишкина истәлегенә багышланган IV регионара конкурс-фестиваль узды.

Конкурста 8 яшьтән алып 50 яшькәчә халык җырларын башкаручы солистлар һәм иҗади коллективлар катнашты. Ул өч номинациядә үткәрелде: вокал-соло, вокаль ансамбльләр, фольклор коллективлар. Әлеге чара яшь талантлы башкаручыларны барлауга, туган якка мәхәббәт тәрбияләүгә һәм патриотизм рухы үстерүгә юнәлтелгән. Конкурсның Гран-прия иясе - Мамадыш районы Дүсмәт авылының "Тәңкәләр" фольклор ансамбле. Республика керәшен иҗтимагый оешмасының махсус бүләгенә Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы студентлары Алсу Исрафилова белән Ләйсән Рәхимова, ә керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбленең махсус бүләгенә районның Колышчы авылы кызы Ангелина Солганова лаек булды.

Гала-концерттан фоторепортаж тәкъдим итәбез. Тулырак газетаның алдагы санында укыгыз.


Мамадыш Диана Мишкина Диана Мишкина фестивале

Нет комментариев